Главная » 2009 » Май » 11
10 май көнне Байлар Сабасы авылына беренче тапкыр, район мәдәният йортына Ислам дине буенча танылган белгеч, оста вәгазьче, медицина өлкәсендә күренекле галим һәм табиб, ислам дине нигезләрен укытучы Ливан иле гарәбе доктор Кәмал Әл-Зант Казан шәһәреннән килеп, мөселманнар белән очрашты. Аның рус телендә сөйләнгән хикмәтле вәгазьләрен Саба мөселманнары бик сокланып тыңладылар. Төрле сорауларга җавап алдылар. Кәмал хәзрәт үзе дә бик канәгать булды. Саба җирлеге аңа бик тә ошады, һәм тагын Сабага килеп, мөселманнар белән очрашырга вәгъдә бирде. Инде, Аллаһы Тәгалә алган гыйлемнәребезне хәерле кылып, күңелләребезне пакъласын! Әмин.
Просмотров: 1138 |
Добавил: ALI |
Дата: 11.05.2009
|
|
|
|
Статистика |
---|
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|