Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

Мөфтиләр уртак тел табармы?
25 ноябрьдә Русия мөселманнары үзәк Диния нәзарәтенең президиум җыелышында мөфти Тәлгать Таҗетдин илдәге мөфтиятләрне бер оешмага берләшергә өндәде. Тәлгать хәзрәт бу хакта элек тә әйткән иде, ләкин хәзер ул җитәкчелеккә конкрет исемнәрне дә атады. Русия Баш мөфтие итеп Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдинне, мөфтиятнең рәислек вазифасына Татарстан Диния нәзарәте башлыгы Госман хәзрәт Исхакыйны, баш казыйлыкка Төньяк Кавказ мөселманнарының Координацион үзәге башлыгы Исмаил Бердиевны тәкъдим итте.
Бу сүзләрне Тәлгать Таҗетдин Корбан гаете трансляциясе вакытында Беренче каналдан да әйтте. 5 декабрьдә Уфада Тәлгать хәзрәт Русия мөфтиләр шурасы һәм Кавказ координацион үзәге вәкилләре белән очрашты. Сүз берләшү хакында барды. 10 декабрьдә Мәскәүдә дә зур сөйләшү булган. Мөфтиләр Казанда да очрашкан диләр. Фикер алышу һаман дәвам итә. Тәлгать Таҗетдин инде Русия Президенты Дмитрий Медведевка, Премьер-министр Владимир Путинга, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә һәм Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимовка хатлар юллаган.

Бүген Русиядә 3 төп дини үзәк бар: Русия мөфтиләр шурасы, үзәк Диния нәзарәте һәм Төньяк Кавказ координацион үзәге. Нәкъ менә шуларны берләштерү күздә тотыла. Үзәкне Мәскәүдә ясамакчылар. Шунысы да бар, моңарчы Төньяк Кавказ мөселманнары бер генә илкүләм мөселман оешмасына керми иде. «Известия» газетасы бу берләшү артында Рамзан Кадыров торуы бик ихтимал, дип язып чыкты. Газета фаразлавынча, Русиядә мөселман дилбегәсен кавказлылар үз кулларына алмакчы. Ләкин соңгы сүзне съезд әйтәчәк.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков әлеге берләшүгә ризасызлык белдерде:

— Биредә кайбер мөһим проблемалар яшерелә. Безгә беренче тапкыр Кавказ структуралары кушыла. Аларның проблемалары безнең җилкәбезгә дә төшәчәк. Безгә бу нәрсәгә кирәк? Татар структураларын гына берләштереп, бер оешма булып эш итү күпкә файдалырак. Кавказ кушылган очракта, зур югалтулар кичерәчәкбез. Беренчедән, Русиядә Ислам мәсьәләсендә әйдәп бару мөмкинлеген кулдан ычкындырабыз. Икенчедән, Кавказ проблемалары татарлар проблемасына да әйләнәчәк. Ә алар беркайчан да хәл ителеп бетмәячәк.

Тәлгать хәзрәт Таҗетдин бу берләшү башлыча татар белән башкортны татулаштыруга юнәлдерелгән, диде:

— Соңгы 15-20 елда бик авыр булды. Дини эшләребез таркаулыгы милли мәнфәгатьләребезгә дә зыян китерә. Биредә Русия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте белән Русия Мөфтиләр шурасы кушылуы турында сүз бара. Бу татар һәм башкортларны да бер оешмага туплый. Кавказ хакында сүз бөтенләй юк әлегә. Безнең Кавказ белән аермабыз зур түгел. Кавказлар белән берләшү ул – соңгы этап. Моның хакында хәзер уйдырмалар књп. Бер илдә яшђгђч, аларны читкә этәрә алмыйбыз.

Гомумән, берләшү тәкъдиме белгечләрдә һәм дини даирәләрдә каршылыклы фикерләр тудырды.

Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре идарәсе җитәкчесе Ринат Вәлиуллин:

- Русиядә мөселман өммәте зурлап һәм киң масштабта 90нчы еллардан соң гына үсә башлады. Әле вакыт аз узды. Формалашып, нигезләнеп беткән Ислам өммәтенең үсеш юллары хакында без авыз тутырып әйтә алмыйбыз. Әлегәчә эзләнү бара. Иң оптималь юл ягында без. Без элек мөфтиятләрнең артуын күрдек. Хәзер берләшүне күрәбез.

Ни генә булмасын, бүген мөселман өммәтенә уйлар өчен мөмкинлек бирелде. Тәлгать Таҗетдин тәкъдим иткән модельдә конкрет вазифалар, конкрет эш принциплары һәм иң мөһиме - яшәү механизмы ачык күрсәтелгән. Монда өстән нидер кушу дигән сүз булырга мөмкин түгел. Мөселман өммәте үзе моңа өлгергәнме — ул хәзер үз сүзен әйтер.

Фаразлар күп. Моны Мәскәү сәясәте яки аерым шәхесләрнең инциативасы дип тә әйтергә мөмкин. Ләкин без бер әйберне аңларга тиеш: монда мөселман өммәтенә уйланыр җирлек бар. Әлегә алдан берни дә әйтеп булмый. Бар нәрсәне съезд хәл итәчәк.

Татарстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары Вәлиулла Ягъкуб:

- Русия күләмендә мөселманнар бердәм булырга тиеш. Безнең 70 мөфтияткә аерылуыбыз да күбрәк субъектив факторларга бәйле. Ләкин нинди нигездә берләшү турында сүз алып барабыз? Аның үз процедурасы булырга тиеш. Ә менә хәзерге вакытта сер рәвешендә берничә кеше арасында бара торган фетнә, минемчә, дөрес түгел. Бу безнең узган президиумда да әйтелде. Берләшү турында сүзләр барлык мөселман оешмалары вәкилләре катнашында үтәргә тиеш.

Устав буенча нәзарәтләрнең югары органнары - корылтай. Әгәр мөселман җәмәгатьчелеге бу мәсьәләне үзе хәл итсә, дөреслеккә туры килер.

Тәлгать Таҗетдин җитәкләүче үзәк Диния нәзарәтенең соңгы корылтае 1995 елда үтте. Аның үзендә бернинди вәкаләтләр юк дигән сүз. Җитди түгел бу, бөтенесе законлы, легитим рәвештә булырга тиеш. Исламда монархия юк, киңәшләшү генә бар.

Безнең Кавказ белән бергә булган чакларыбыз бар. Февраль революциясеннән соң Бөтенрусия мөселманнар съезды узган. Анда Барудины беренче демократик мөфти итеп сайладылар. Кырымнан да, Тљньяк Кавказдан да, Урта Азиядән дә делегатлар килгән. Безнең тәҗрибә бар, моннан куркырга кирәкми. Ләкин аны фетнә, акча, хакимият бүлешү рәвешендә түгел, закон нигезендә эшләргә кирәк.

Кавказ белән бергә булсак та, мин проблема күрмим. Шуңа да Русиядә бер структура барлыкка килсә, зыян итмәс. Әлбәттә, аны бүгенге чынбарлыкка яраклаштырырга кирәк. Гомумән, кешелек дөньясында андый тәҗрибә күп.

Кол Шәриф мәчете фонды башлыгы Зөфәр Галиуллин:

- Эш татар белән Кавказ арасындагы аермада түгел. Мәзһәбләр бүген зур кешеләр арасында гына аерыла. Галимнәр џђм халык белергә тиеш әйберләр бар. Кулны болай тотыйммы, аякны теримме — халыкка ул кирәкми. Бөтен бђла дә галимнәр белгәнне халыкка җиткерүдә. Чөнки халыкка караганда, үзләрен белгеч дип санаучылар арасындагы каршылык күбрәк.

Безне бүлү дошманлаштыра. Бервакыт Тәлгать хәзрәт Казанга килеп, Гайнетдингә, Госман Исхакыйга: "Без территориаль яктан аерылган, ләкин Коръән, Сөннәт буенча аерылмаган бит, әйдәгез, бер уртак фикергә килик”, – диде. Ләкин аны ишетүче булмады. Бу бит Тәлгать Таҗетдин фикере түгел, Аллаһы Тәгалә әмере.

Бүген бездә чын мөфтиләр юк. Алар барысы да Диния нәзарәтләренең рәисләре генә. Мөфти фәтвә бирә ул. Ә бу нәзарәтләр - чиновник оешмасы. Аны бетереп, бер мөфтият төзергә кирәк. Фурсенко Казанда татар телен бетермәкче иде, Шәймиев ачынып сөйләде. Кем күтәрде ђлеге мәсьәләне? Күп чиновниклар бу хакта бер сүз әйтмәде. Муллалар да телебезне яклап үз фикерләрен әйтә ала иде бит, алар бәйләп куелмаган. Ә менә Таҗетдин һәрчак фәтвасын әйтә ул. Америка Гыйракка каршы сугыш башлагач та, ул беренче күтәрелеп чыкты.

Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәетҗәгъфар Лотфуллин:

- Бердәм мөфтият булдыру бернинди кардиналь үзгәрешләр дә китермәс. Бүген Диния нәзарәтләре бик эффектив эш алып бара. Ә берлђшү хакында дини өлкәдә үзләренең йөзен югалтканнар әйтә. Шуңа да яңа велосипед булдыру урынына, искесен төзекләндерү дә җитә. Бу күпкә нәтиҗәлерәк.

Үткәнгә күз салсак, эш итәргә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган иде. Русия ягыннан да, чит ил иганђчелђре, җирле меценатлар ягыннан да. Соңгы 10 елга күз салсак, үзәк Диния нәзарәте һәм Татарстан Диния нәзарәте яхшы эш күрсәтмәде. Хәзер төрле юллар белән үзләренең кирәкле оешма икәнлеген расларга маташалар.

Тәлгать Таҗетдин аңында булганда, аннан акыллы сүзләр чыга. Ләкин үзен мөселман өммәте каршында хурлатуы да күпләрнең исендә. Мин аның урынында тәүбә кылып, бөтенләй дини вазифадан китәр идем. Мин берләшү ягында, ләкин Тәлгать хәзрәт артыннан барыр өчен түгел. Равил Гайнетдин үз көче белән бердәм мөфтият төзеде, хәзер бу җылы урынга күпләр кызыга, күрәсең.

Русия ислам университеты ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рафикъ Мөхәммәтшин:

- Русия мөселманнарын берләштерергә кирәк. Бүген тәкъдим ителгән вариант, нигездә, уйланып җиткерелмәгән. Чөнки моңарчы Русия мөселманнарының бер оешма булып яшәгәннәре булмады. Революциягә кадәр дә шулай булган. Хәтта Совет елларында Сталин нинди генә вертикаль власть төзергә теләмәсен, 4 мөфтият эшләгән. Чөнки үзәк Русия мөселманнары Кавказдагылардан күп яклары белән аерылып тора. Аларны кушу - катлаулы проблема. Һичшиксез, оештыру мәсьәләсе куелырга тиеш. Ләкин нинди формада? Бүген Русиядә төп 3 үзәк бар. Бәлки, бу структураларны саклап калып, конфедерация оештырырга мөмкиндер. Сер түгел, 3 үзәктә дә мәсьәләләрне уртага салып бер фикергә килү булмады. Бигрәк тә Равил Гайнетдин белән Тәлгать Таҗетдин арасында каршылык ярылып ята. Әгәр уртак тел тапсак, 3 үзәк тә бәйсезлеген саклап калып, бер юнәлештә эшли алыр иде. Бәлки, оешуны шуннан башларгадыр? Алга таба күз күрер.

Әлбәттә, Кавказ һәм татар мөнәсәбәтләре проблемасы бар ул. Үзәк Русиягә Кавказ, Урта Азия халкы үтеп керде һәм традицион татар мәчетләрендә әлеге халыклар татарларга караганда күбрәк. Ләкин Тәлгать Таҗетдин тәкъдим иткән модельгә башлыча татарлар дәгъва итә, шуңа да зур проблемалар килеп тумас, дип уйлыйм.

Фәрит Сәлман:

- Кавказның хәл ителеп бетмәгән сәяси мәшәкатьләре, төбәкләрендә үсеп баручы радикализмның татар исламиятенә дә күчүе мөмкин. Әгәр бүген әлеге мәсьәләләр хәл ителмәсә, Русиянең үзәкләштерелгән оешмасы файда түгел, зыян гына китерәчәк. Бу берләшү мәсьәләсенә каршы төшү түгел. Берләшүнең әле вакыты килеп җитмәгән. Татар халкында тел дигән мәсьәлә хәл ителгәч, Кавказ үз проблемаларыннан арынгач, берләшү вакыты җитәр. Татарга хас булган чын динебезне саклап калу мәсьәләсен дә онытмыйк. Рус язучысы Крылов мәсәлендәгечә, каз, чуртан һәм аккош кебек бер йөкне өч якка тарту килеп чыкмасмы? Төрле мәзһәб, төрле юнәлештәге оешмаларны кушу мөмкин түгел.

Кавказлыларның Русиядәге дин дилбегәсен үз кулында тотарга теләүләре белән килешәм. Себер өлкәләрендә эшләгән вакыттагы тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам. Татар-башкорт салган мәчетләрдә Кавказ халыклары сөйләшү нигә татарча, татар вәгазе нигә кирәк, русча сөйләгез ише гозерләрен даими әйтеп торды. Берләшкән вакытта Кавказның үз радикаллары белән бәйле проблемалары федераль дәрәҗәгә күтәреләчәк. Әгәр дә бүген Кавказ Әхл әс-Сөннәттә түгел икән, димәк, берләшүгә тагын да иртәрәк дигән сүз. Биредә татар мәдәнияте, ислам дине үзенчәлекләре сакланып калырга тиеш. Ашыкмаска кирәк, ашыгу ул шайтаннан.

Сез узегезнең фикерләрегез белән бүлешә аласыз!

 Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ  

Безнең Гәҗит 

Категория: Мои статьи | Добавил: ALI (17.12.2009)
Просмотров: 1781 | Комментарии: 3 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 муслим  
0
ДОРЕС мондый берлэшу ханафи мазхабына зур хожум булачак .вахабилар тагын да оятсызрак булачак

Имя *:
Email *:
Код *:
1
Форма входа
Категории раздела
Мои статьи [19]
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 106
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Друзья сайта
Мини-чат