Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

ХӘЗРӘТКӘ ВАҺһАБИЧЫЛАР ЯНЫЙ




Өйлә намазыннан соң, урамга чыккан хәзрәткә берәү килеп: «Сезнең сакалыгыз юк, Әбү-Хәнифә мәзхәбе буенча без Сезнең арттан намаз укырга тиеш түгел», – дип ризасызлык белдергән. «Мин аңа андый очракта башка мәчеткә барып укы, дидем, — дип җавап кайтарганын сөйли Тимергали. — Чыганакларга карасаң, Әбү-Хәнифәме ул, башка имамнар, башка галимнәр булсынмы, алар гөнаһка баткан актык кеше имам булып басса да, аның артыннан намаз уку дөрес дигән. Исламда сакал бар. Әмма Ислам ул – сакал түгел».

Аның сүзләренчә, күптән түгел урамда тагын шикле фигуралар үз «гозерләрен» катгый рәвештә белдерә башлаган. Гәрчә Тимергали хәзрәтнең бераз сакалы (һәрхәлдә, сизелерлек) булса да. «Сәләфитләр» сакалың кыска булуда, йә бөтенләй сакалың булмауда гаеп ташлый, көферлектә гаепләүдән ерак тормыйлар”, –ди хәзрәт. Тимергали сүзләренә караганда, алар актив дәгъват белән шөгыльләнүче таблигъ җәмәгатен шайтанга чакыручыларга тиңли икән. «Каян алып бу фикерне әйтәләрдер, таблигъ җәмәгате һәрчак бераллалыкның мәгънәсен аңлата да, мәчеткә чакыра», — дип аптырашта булуын әйтә Юлдашев.

– Әлеге күренешләр, шундый агрессия тудыручы кешеләр Исламга тискәре йогынты ясый. Кешеләр мондый мөгамәләдән курка, кача. Чөнки ваһһабичылар тирә-юньгә бик каты агрессия, яратмау хисе белән карый, – ди ул.

Монысы бер хәл. Әле күптән түгел генә, «Нурулла» мәчете имамы Тимергали хәзрәтнең «вконтакте» сайтындагы сәхифәсенә: «А мы про тебя всё знаем. Ты чё думаешь салафитская разведка плохо работает?» — дип аноним хат җибәргәннәр.

— Миңа бәйләнүче егетләр алар берничә, — дип сүзен дәвам итә ул. — Элегрәк «Рамазан» мәчетендә котырып вә котыртып йөрделәр. Хәзер менә «Нурулла»га килеп җиттеләр. Ни өчен алар шулай йөри? Чөнки аларның гыйлеме юк. Хаталары нидә соң? Үз идеяләрен башкаларга да мәҗбүри тагуларында. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Үзеңнең Раббың юлына чакыр хикмәт һәм хәерле вәгазь белән». Хәтта Пәйгамбәребезгә: «Син аларга карата тупас булган булсаң, алар синнән качар иде», — ди. Бүгенге «сәләф»ләр бик тупас. Алай гына түгел, Аллаһы Тәгалә Коръәндә сәләфләрне генә аерып карамый. Аллаһы әйтә: мөэминүн (мөэминнәр), мөслимүн (мөселманнар), муэтакыйннәр (тәква әһелләре), мөхсимнәр (изгеләр). Башкача юк. Чын сәләфилекне карасаң, ул агрессия тудыра торган түгел. Һәрхәлдә, Пәйгамбәребез бүгенге «сәләфит»ләр кебек булмаган.

Тимергали сөйләвенчә, мондый хәлләр безнең җирлектә, гомумән, булмаган. «Ваһһабичылык» дигән төшенчәне дә бөтенләй белмәгәннәр. Соңгы елларда гына бу агым Татарстан һәм Русиянең башка төбәкләрендә киң колач җәя башлады. Алар Коръәнне дә дөрес укымый, берничә хәдис белән генә чикләнеп сүз йөртәләр. Инде кайберәүләр бөтенләй Согуд Гарәбстанын кабатлый, дип сөйли Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Бүген ваһһабичылык хакында күп сүз йөри. Кайберәүләр аны Көнбатыш махсус мөселман өммәтен таркатыр өчен уйлап чыгарды, ди. Кайберәүләр тәгълимати яктан ук хакыйкатькә туры килмәвен дәлилли, халыкларның дус-татулыкта яшәвенә каршы килә, ди.

... Һәм менә 14 октябрьдә Чабаксар шәһәрендә «Җәмгыятьнең тотрыклылык шарты буларак, толерантлык һәм динара әңгәмә культурасы» дигән темага узган «түгәрәк өстәлдә» Татарстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб шунда утырган 18 мөфти һәм дәүләт хезмәткәрләре каршында Русия баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә: "Ваһһабичылык нигә тыелмый соң?” – дип мөрәҗәгать итте. «Соңгы вакытта Русия «Хизб-ут-Тахрир», «Нурчылар», таблигъчы кебек агымнарны тыйды. Әмма иң куркынычы, көн саен кеше үтергән, нәфрәт уятучы ваһабичылык идеологиясе Русиядә гамәлдә. Ни өчен беркемне үтермәгән агымнар тыелды? Ә ваһабичылар бүген дә ирекле. Дәүләт үз сүзен әйтсен иде. Ләкин шул ук вакытта безгә тәгълимати (богословия) яктан да аңа каршы җавап торырлык әзер булырга кирәк», — дип чыгыш ясады ул.

Шул ук вакытта агымдагы елның 19 июнендә ТР Дәүләт Шурасында дәүләти-дини мөнәсәбәтләрнең торышына багышланган «түгәрәк өстәл»дә Татарстан Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рамил хәзрәт Юныс ваһабичылыкны җинаятьчел күренеш түгел дип әйткән иде. Аның сүзләренчә, әлеге идеология — Согуд Гарәбстанының рәсми идеологиясе генә. Ул безнең җәмгыятьтә мең елдан артык тотып киленгән Әбү-Хәнифә мәзһәбенә, тарихыбызга, мәдәниятебезгә, гореф-гадәтләребезгә туры килми, шуңа да аны кабул итә алмыйбыз, дигән иде ул.



Айзат ШӘЙМӘРДӘН

beznen.ru

Категория: Мои статьи | Добавил: ALI (11.11.2009)
Просмотров: 1441 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
1
Форма входа
Категории раздела
Мои статьи [19]
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 106
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Друзья сайта
Мини-чат