Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

Өч көнлек дөнья ишекләре.

Үги кыз, яки мөслимәләргә эшкә урнашуы җиңелме? Газетаның 2 август санында чыккан әлеге язма күпләргә тәэсир иткәндер. Бигрәк зур проблемага әйләнде бу сорау. Мин язманың авторы Гөлназ Гыйләҗиева белән тулысынча килешәм. Чөнки үзем дә мөслимә. Хәер, яулык япмасам да килешкән булыр идем. Бу язма мине бик нык уйланырга мәҗбүр итте. Беләм, миңа да бу көн киләчәк. Әмма мин аннан курыкмыйм. II нче курста гына укысамда, әлеге язма турында үз фикеремне белдерергә хакым бар дип саныйм. Мине бик гаҗәпләндергәне: “Кеше куркытып йөрисез...” дигән юллар. Бу минем өчен көлке... Һәм үземнең соравым: Нидән куркасыз сез?! Бу сорау Гөлназны кире борган эшкә алучыларга да, “Нәрсә язган бу кыз?”, - дип укыган апа-абыйларга да, яшьләргә дә бирелә. Без дә калганннар кебек үзебез яраткан һөнәр буенча белем алабыз, ә аннары теләгән җиребезгә урнашып, тормышта үз максатыбызга ирешергә телибез. Башкалардагы кебек үк хыяллар... Әмма алдыннан “Син – яулыклы”, - диләр дә, “шап” итеп ишекне ябып куялар. Эшкә тәмәке тартканны да, аракы эчкәнне дә алалар. Яулык кына япмасын. Ә шул яулыклы кызга сынау үткәреп карасаң, аннан үз эшенең остасы чыгачак. Автор язманың исемен, шулай ук, “Үги кыз” дип тә куйган. Моның да үзенә күрә бер мәгънәсе бар. Әкиятләрдә үги кызларны гел кимсетелгән, рәнҗетелгән итеп күрсәтәләр. (Язмада эшкә алынмган кызлар шул үги кызлар белән чагыштырылган). Аларны гел әрлиләр, күп итеп эш кушалар. Җитмәсә, булдыксыз дип сүгәләр. Ә чынлыкта, шул үги кызлар шундый эшчән, акыллы, тыйнак, әйбәт булып чыга. Темадан әзрәк читкә киттем. Тик язмый калдырып булмый. Шулай ук, шунысы гаҗәп: каяндыр кунаклар килгәндә, аларны каршы алырга ипи-тоз тоттырып, татарча киенгән кызларны чыгаралар. “Менә безнең татар кызлары!” (Дөрес, дин белән милләт икесе ике әйбер. Тик бер-берсенә якын төшенчәләр). Ә икенче көнне яулыклы кыз эш сорап мөрәҗәгать итсә, аны “матур” гына кире боралар. Шулай бик матур форма булгач, нигә алайса ул кунакларны кара итәк, ак блузка киеп каршы алмыйлар икән? Үзегез үк нәтиҗә ясагыз. Болар барысы да бары бер ясалмалылык түгелме?! Нигә кирәк ул?! Мин Гөлназ язганнарны, ул күргәннәрне язып тормыйм. Хәзер Татарстанда 5 кызның 2 се әлеге проблема белән очраша. Чөнки Аллаһ кушканча яшәүчеләр артканнан арта бара. Автор бик аңлаешлы итеп юлында булып узган каршылыклар турында язган. Өстәп шуны әйтәсем килә: сынмаган, сыгылмаган, эш тапкан һәм мөслимә дә булып калган. Ә менә сезгә, эшкә алучылар, әйтер сүзем бар. Сез бик акыллы. Минем әйтергә теләгән фикеремне аңларсыз дип ышанам. Мөслимәләр алдында ябылган ишекләр сезнең алда да ябыла күрмәсен. Бик тирәнтен аңлатып тормыйм. Шуны гына әйтәм: бу дөньяда алар сезгә ябылмас. Сез дөньялыктагы югары дәрәҗәләрегезгә ирешкәнсез инде. Тик ни дисәк тә, өч көнлек дөнья ишекләре өчен борчылырга мөслимәләр акыллырак икән шул.

Айсылу ГАЗИЗОВА.

КДУ студенты.

Категория: Мои статьи | Добавил: ALI (11.05.2009)
Просмотров: 1363 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
1
Форма входа
Категории раздела
Мои статьи [19]
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 106
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Друзья сайта
Мини-чат