Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

БАЛАНЫҢ НИ ГАЕБЕ БАР?!

Бу көннәрдә яңалыкларда Израиль белән Палестина арасында конфликтлар хакында сөйләнә. Андагы вакыйгалар күрсәтелә. Тик моны тулы мәгънәдә сугыш дип атап буламы? Палестина балаларын үтерүчеләр ничек тыныч йоклый ала? Төшләрендә саташып, куркынып уянмыймы? Җаннарын тетрәтеп елап җибәргән сабый балалар авазы эзәрлекләмиме аларны? 18 гыйнвар 14:00 “Ирек мәйданы”нда Палестина халкын Израиль армиясеннән яклау максаты белән митинг узды. Көн салкын дип тормадылар. Мәчетләр,төрле оешмалар плакатлар, сугышны бетерү, кан коюны туктату белән әйтелгән язулар белән чыкты.Аларны уку йөрәккә үтә. Ә рәсемнәрдә битләреннән, тәннәреннән кан аккан балалар, әниләре кочакларына сыенган сабыйлар һәм автомат алдында яшьле күзләр белән басып торучы сабый рәсеме... Күренешләр сугыш елларын тасвирлый сыман. Бу фотосүрәттә тереләй күмелгән бала рәсеме. Мәктәтә укыган шигырь юллары искә төшә. “Йом күзеңне, балам. Хәзер бетә...” Намаз вакыты җиткәч кардәшләребез салкын карга ятып намаз укыдылар. Палестиналылар өчен дога кылдылар. Бу мизгелдә берсен дә, берни дә куркытмый дигән уй йөгереп китте башымнан.Хокук саклаучылар да читтә калмаган иде. Ләкин митинг бик тыныч узды. Аның максаты – кычкырып нидер аңлату түгел. Ә үзебезнең бу хәлләргә битараф булмавыбызны, бик нык борчылуыбызны кәрсәтү,куллардагы язмаларны, рәсемнәрне өскә күтәрү иде. Шул язмаларда, рәсемнәрдә тирән мәгънә салынган. Барлык митингта катнашучычыларның теләге бер: кан коюны туктату.Митингта шундый фикер яңгырады. “Бу сугыш түгел! Сугыш ул – танкка танк белән килү. Ярдәмсез, үзләрен саклый алмаучы балалар гомерен өзү ул икенче нәрсә ?!” Мәйданда мөселманнарның көчле рухлы. Һәм бердәм халык икәнен күрсәтерлек кешеләр шактый булды. Ахырда төрле кәгазьләр өләштеләр. Кулыма “Игътибар! Бу оешмалардан алган товарлар акчасы Израильгә китеп бара!” дигән язма килеп эләкте. Әле Израильлә күпмедер дәрәҗәдә ярдәм дә бара икән! “Явызлыкны кулың белән туктат. Кулың белән туктата аламасаң, сүзең белән. Алай да булдыра алмасаң, һичьюгы йөрәгең белән риза булма.” Пәгамбәребезнең бу хәдисе безнең очракка туры киләме икән? Без дә һәрберебез дә йөрәгебез белән генә булса да каршы булыйк. Палестинада үлүче балалар язмышына битараф кала алмыйбыз. Шушы көннәрдә генә 250 баланың гомере өзелгәндә башка әйбер хакында уйланып буламы икән? Ул 3-4 яшьлек сабыйларның нидә икән гаепләре? Нәрсә эшлгәннәр шулай кыйммәт түләргә?!Үзебезнең ни дәрәҗәдә бәхетле булуыбызны күз алдына китерик. Тыныч көннәребезгә шөкер итеп яшик. Томышның вак-төякләренә күз йомыйк. Гыйбрәт алыйк һәм уйланыйк. Ә бит күп очракта берәр бәлагә тарыган кешене, бигрәктә баланы күрсәң, үзеңнең газизең искә төшә. Ләкин нинди бәхет ул газиз, якын кешең синең белән һәм сау-сәламәт. Ә Палестинада аналар бу көннәрдә йөрәк җимешләрен югалта, ә сабыйлар әниләренең үлемен күрә. Юк, бу картлыкка җитеп үлү түгел. Бу сиңа бирелгән кыйммәтле язмышыңның явызлар тарафыннан кызганмыйча тартып алынуы. Бәлки җирдә без төзегән кагыйдәләр башкачадыр. Бәлки алар кемгә уңайлы,кемгә зыянлы. Тик Аллаһ тарафыннан бу дөньяда яшәү хокукы һәркемгә дә тигез бирелгән. Һәм берәүнең дә ул хокукны тартып алырга хакы юк!!!

АЙСЫЛУ ГАЗИЗОВА.

КДУ студенты.

Категория: Мои статьи | Добавил: ALI (11.05.2009)
Просмотров: 1089 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
1
Форма входа
Категории раздела
Мои статьи [19]
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 106
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Друзья сайта
Мини-чат