Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

Күңел күзе

null Монда Арчадан, Алабугадан, Бөгелмәдән, Башкортстаннан, Түбән Новгородтан һәм хәтта Чечнядан да килеп укучылар бар. Мәчеткә килеп керүгә үзеңне өеңдә кебек хис итәсең. Сөләйманда эшләүчеләрнең бер-берләренә олы хөрмәт белән караулары әллә каян күренеп тора. Сукырларга белем бирү читтән генә, бәлки җиңел эш кебек тоеладыр. Әмма бу алай түгел. Ай дәвамында узган курсларда чиратлашып ир-атлар, һәм хатын-кызлар килеп укый. Күпләрнең инде беренче генә килүләре дә түгел. Мине барысының да язмышы борчыса да, кайберләре белән генә сөйләштем. Араларында бик аянычлы очраклардан соң сукыр калучылар бар.
  Тумышы белән Апас районының Аю Көйдергән авылыннан килгән Рәшит абыйга 53 яшь. Ул тумыштан сукыр.Табиблар аңа катаракта диагнозын куйган. Гаиләдә 4 малай бер кыз туып үскәннәр. Туганнары сау-сәламәт. Ә менә Рәшит абыйның язмышы башкачарак юнәлеш алган. 19 яшьтә әти-әниләре яныннан чыгып киткән. Кичке мәктәптә дә укып йөргән. 25 яшендә Әлмәттән Наилә апа белән танышып гаилә корып җибәргәннәр. Хәзер кызлары Ләйсәнәгә 8 яшь.
  Бергә яшәгәннәренә инде 17 ел. Наилә апага 47 яшь. Кызганычка каршы, ул да күрми. Рәшит абый сөйләвенчә, 13 яшьтә хастаханәгә башы авыртып килеп, дөрес укол алмыйча күрү сәләтеннән мәхрүм калган. Ул вакытларда Казанга юллама ала алмаган. Һәм шул сәбәпле, ай ярым эчендә кыз баланың язмышында шундый авыр борылыш була.
  “Өйдә вакытта шашка, шахмат белән мавыгам. Менә хәзер брайль ысулы белән китаплар укыштыра башладым инде. Кибетләргә йөрим. Наиләмә булышам. Ул минем тәмле итеп аш-су әзерли, өйләрне ялт иттереп тота, гөлләр үстерә. Бергәләп кызыбызны тәрбиялибез. 18 елдан соң көттереп туган шатлык-куанычыбыз ул безнең.” – дип сөйли Рәшит абый гаиләсе турында.
  Бөгелмәдән килгән Ильяс абый, без бик еш кына җитди карамаган грипп аркасында шушы хәлгә төшкән.
  “18 яшьтә грипп белән авырдым. Армиягә китәргә берничә ай гына калган иде. Әле китү вакыты килеп җиткәч, мине хастаханәләрдән эзләп йөрделәр. Менә ничә еллар шулай яшим. Хәзер Брайль ысулы белән укырга өйрәндем. Дөньяны бармаклар ярдәмендә танып беләм. Ике балам бар. Хатыным вафат инде. Хәзерге вакытта кызым белән яшим”, - ди ул.
  Кызганычка каршы, сәламәтлек дигән байлык барыбызга да тигез бирелмәгән. Үзебезнең саулыгыбызны алдан ук сакласак иде.
  Тагын бер аянычлы язмыш. Чечнядан килгән 27 яшьлек Әдәм 13 яшьтә минаны уенчык дип кулына алып, шартлау аркасында күзләрсез кала. Шуның белән уң кулын югалта. Сугыш дигән афәт һәрвакыт кайгы гына калдыра шул. Күпләрнең тормышын җимергән, һәм сәламәтлеген алган. Бу язмышлар турында ишеткәч, иң беренче күңелемдә бер сорау туа. Гаиләләре бармы? Якыннары янәшәдәме? Әдәмнең дә гаиләсе һәм балалары барлыгын ишетү мине әзрәк кенә тынычландырып җибәрде. Янәшәдә таяныр, һәм авыр вакытларда юатыр кешеңнең булуы кирәк.
  Алабугадан килгән Марат абыйга 33 яшь.Үзләренең “Кадер” мәчетендә имам булып тора. Ул да тумыштан сукыр. Әмма остазлары дәрес укытканда һәрвакытта да беренче булып җавап биреп утыруы, барысын да белүе белән кызыксыну уятты ул миндә. Мәчеткә беренче килүе. Әле үзен фотосүрәткә төшергәндә: “Нигә төшерәсең? Истәлек өчен булса гына рөхсәт итәм. Ну әгәр дә берәр җирдә күрсәмме?”, - ди шаярып та куйды.
  Ә менә Түбән Новгородтан килгән Наил абый әле гасыр башында, 2000 нче елда гына сукыр калган. Ләкин барыбер тулысынча түгел. Шуңа күрә калганнардан аерылып тора. 12 ел мәктәптә математика, компьютер нигезләре укыткан ул.
  “Кан басымы аркасында сукыр калдым. Инсультны да кичерергә туры килде. Хәзер лаеклы ялда. Юанычларым - балаларым, оныкларым бар”, - ди у
  Аларның һәрберсе дә үзләренең гаиләләре, якын кешеләре турында яратып, горурланып сөйли. Ул кешеләрнең ныклы таяну терәге булып торулары сүзләреннән үк күренә. Тормыштан зарланмыйлар. Бу сынау белән килешкәннәр дисәм дә ялгыш булмас. Монда килү, аралашу, белемнәр алу бер бәйрәмгә, көтеп алынган көннәргә әйләнгән. Үзләре ярдәм иткән кешеләргә барысы өчен дә бик рәхмәтле. “Безгә булышканнары өчен Аллаһ үзләрен бүләкләсен иде”, - диләр.
“Бу мәчеткә килү сезгә нәрсә бирә?”, дигән сорауга: “Без Аллаһка якынаябыз. Изге Коръән китабыбыз һәм пәйгамбәребез турында күбрәк белемнәр алабыз. Бу безнең өчен кирәк. Әлеге гамәл барыбызның да изге бурычы бит”, - дип җавап кайтардылар. 
  Үзләренең кайбер мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, дөрес юлдан атлаучы кешеләрне күрү рәхәт. Ә бит безнең күпләребез бар яктан да җитеш булсак та, югарыда әйтелгән бурычларыбызны белмибез. Белсәк тә, танымыйбыз. Маңгай күзе, күңел күзе дигән гыйбарә бу очракка туры килмиме икән?!
  Кеше үзен кирәкле тойса, бәхетле диләр. Гел өйдә генә утыручы, кешеләр белән сирәк аралашучы кешенең тормышка кызыксынуы бетә башлый, кайберүәләрдә яшәү теләге сүрелә. Кызганычка каршы, мондый кешеләр безгә бик еш очрап тора. Аларга ядәм итү - безнең барыбызның да изге бурычы. “Син кылган яхшылык та, начарлык та үзеңә кире әйләнеп кайта”, дигән кагыйдәне дә онытырга ярамый. Бүген синең ярдәмеңә мохтаҗ булсалар, иртәгә син дә шул ярдәмне көтәргә мөмкин. 
   


  Айсылу Газизова
 КДУ студенты



Категория: Мои статьи | Добавил: ALI (22.04.2009)
Просмотров: 1551 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
1
Форма входа
Категории раздела
Мои статьи [19]
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 106
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Друзья сайта
Мини-чат