Главная » 2009 » Октябрь » 27 » түгәрәк өстәл "Күпхатынлык зарурмы?"
20:36
түгәрәк өстәл "Күпхатынлык зарурмы?"

Саша долгов

Русиядә күпхатынлык мөмкин хәлме? Татар ирләре, татар хатыннары моңа әзерме? Ни өчен халык моңа тискәре карый, күпхатынлы ирләр моны яшерә. Сөяркә тоту күпхатынлыктан аерыламы?

Русиядә, Татарстанда күпхатынлык фарызмы? Соңгы елларда бу турыда бик сөйләшмиләр. 2000 еллар башында мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин дә күпхатынлыкны законлаштыру турында мөрәҗәгатьләр белән чыккан иде. Ләкин аңа Рус Православ Чиркәве каршы чыкты. Шулай итеп, Русиядә, Татарстанда да күпхатынлыкны законлаштыру мәсьәләсе онытылып тора. Ислам дине кануннары нигезендә чын мөселманга акчасы, байлыгы, бөтен хатыннарына тигез игътибар бирә алырга түземлеге, көче җитсә, дүрт хатын алу рөхсәт ителә. Әмма халык моңа каршы чыга. Әгәр дә кайбер сораштыруларны карасак, халыкның 62% күпхатынлыкны законлаштыруга тискәре мөнәсәбәт белдерә. Безнең сөйләшүдә Нурулла мәчете имам – хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев, журналист Искәндәр Сираҗи, “Сөембикә” журналы хезмәткәре, шагыйрә Илсөяр Ихсанова катнаша.

Саша Долгов. Күп хатын алуны законлаштырмауны сез мөселманнарның хокукларын бозу дип саныйсызмы?

Искәндәр Сираҗи.

Монда мөселманнарның хокукларын бозу юк дип саныйм. Рөхсәт бирелмәгән, әмма андый хәл булырга тиеш түгел дип тыю да юк. Ә бездә һәр тыелмаган әйбер рөхсәт ителгән дип санала. Закон нигезендә болай килеп чыга: әгәр дә мин яшь абыстай алып, аннан минем балаларым туа икән, алар ЗАГСлы никахта туган балаларым белән бер үк хокукта була. Монда бер генә кимчелек бар. Әгәр дә мин үлеп китәм икән, минем яшь абыстаем бернинди хокукларга да ия булмый. Чөнки Русия законнарында ул “сожительница”, ягъни бергә яшәүче дип кенә атала. Бик ямьсез һәм мәгънәсез сүз бу.

Илсөяр Ихсанова.

Ә дин нигезендә син ике хатыныңны да тигез карарга, тигез милек калдырырга тиешсең. Минемчә, монда каршылык Илсөяр Ихсанова килеп чыга. Илсөяр Ихсанова

Искәндәр Сираҗи.

Әгәр дә мин өч-дүрт хатын алырлык иманлы бәндә икән, бу очракта минем хатыннарым казый хәзрәт янына барырга тиешләр. Казый хәзрәт минем милегемне дөньяви кануннар нигезендә түгел, ә шаригатьчә бүлеп бирә. Бу, әлбәттә, идеаль очрак. Ә идеаль булмаган вакытта мин икенче хатынга өйләнергә тиеш түгел. Моның өчен минем бик күп сәбәпләрем булырга тиеш. Мәсәлән, минем беренче абыстаем бәбили алмый, яки ул миңа гел кыз таба. Әгәр дә ул хатын-кыз буларак чирли башласа, бу очракта мин икенче хатын ала алам.

Илсөяр Ихсанова.

Сезнең идеаль очрак дигән вакытта да казый белән булмый бит. Бу хәл бит канунлаштырылмаган. Беренче хатын: “Мин иремнең башка хатыннарны белмим”, дип тә әйтергә мөмкин. Димәк, закон нигезендә калган хатыннар милексез кала..

Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Бу мәсьәләгә Коръән китабында җаваплар күп. Күпхатынлык мәсьәләсе пәйгәмбаребезнең хәдисендә дә бар. Ни өчен ислам динендә күпхатынлык рөхсәт ителгән икән? “Булдыра алган кадәр я ике, я өч, я дүрт хатынга өйләнегез”. Әгәр дә сез хатыннарыгызга карата гаделсезлек булуыннан куркасыз икән, сезгә берәү генә җитә. Ягъни монда гаделлек турында әйтелә: барысына да бертөрле караш, бертөрле мал, бертөрле мәхәббәт булырга тиеш. Әлбәттә, Русияда бу нәрсә юк, чөнки көферлек дәүләтендә яшибез. Монда мөселманлык дигән нәрсәне гомумән кабул итмиләр. Дин бар, мәчетләр бар, намаз укыйбыз, әмма бу формаль әйберләр. Хәтта Германияда күпхатынлык бар, диләр. Ул законлаштырылган. Бай ирләр балалары булган тол хатыннар белән никахлашып, аларга мал ягын тәэмин итә. Германиядә бүген ятим балалар һәм ирсез хатыннар юк диярлек. Фахишәлек таралмас өчен күпхатынлык кирәк.

Саша Долгов.

Тимергали хәзрәт, үзең өч-дүрт хатын алар идеңме?

Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Аллаһы Тәгаләнең әмере Коръәни Кәримдә миңа әйтелгән икән, мин аңа каршы килә алмыйм. Әгәр дә Аллаһы Тәгалә миңа байлык ягыннан мөмкинчелек бирә икән, ул вакытта уйлап карарга була. Әмма “мин барысына да гадел була аламмы?” дигән сорау туа. Әгәр дә күңелемдә шикләнәм икән, мин берсе белән генә чикләнер идем.

Саша Долгов.

Шушы тапшыруны әзерләү алдыннан Казанда яшәүче күпхатынлы ир-атлар белән элемтәгә кереп карадым. Ләкин алар барысы да сөйләшүдән баш тарта. Димәк, ирләр үзләренең күпхатынлы булуларын яшерергә тели һәм җәмгыятьнең фикереннән оялалар булып чыга.

Илсөяр Ихсанова.

Аларны да, аларның хатыннарын да аңларга була, чөнки безнең менталитет мондый хәлгә әзер түгел. Без үзебез теләгәнчә яшәмибез, иң башта кеше сүзен тыңлыйбыз. Шуңа күрә ул ирләрнең, аларның хатыннарының баш тартуы миңа бик аңлашыла.

 Искәндәр Сираҗи.

Аларны өченче, дүртенче хатыннар дип әйтеп буламы соң? Мин аларны сөяркәләр генә дип кабул итәм. Минем белүемчә, ике-өч хатын белән яшәүче ирләр бүген котычкыч күп. Карыйк әле, болар чыннан да шәригатьчә яши торган ирләрме? Әйтик, бу зур түрә, яки бай эшмәкәр. Ул көненә биш тапкыр намазын укып, зәкәтен биреп, уразасын тотып яши торган һәм аның яшь абыстае шундыймы? Юк, күп очракта яшь абыстае кыска итәктән. Мода өчен, хәзрәтне алып килгән дә, никах укыткан. Хәзер, өч сәгатьтән алып 99 елга кадәр, вакытлы никах дигән әйбер практикада бар. Аны бездә дә кулланалар. Бу законлаштырылган фәхешханәгә тартымрак әйбер.

Саша Долгов.

Шушы сөйләшүне әзерләү алдыннан без халык фикерен дә белдек. - Мин 55 ел бер хатын белән тордым. Аның берсе дә җиткән. - Бер үк вакытта ике-өч кешене яратып булмый. Яратасың – берсен генә, калганнарны – файдаланасың. - Ирләренең күп хатыннары булуы матур түгел бит. - Кем ничек карый инде. Әгәр дә беренче хатын риза, ярый. - Миңа бу ошамый. Элек булган инде. - Ирләр андый инде. Яшьрәк кызларны аласы килә. Хатыннары картая. - Иремнең күпхатынлы булуын теләмәс идем. Чөнки мин үземне яратам, хөрмәт итәм. - Күп хатын кирәкми. Күп хатын булса, кайсысын яратырга? Илсөяр Ихсанова. Безнең татар ирләре арасында күпхатынлык белән яши алырлык ирләр күпме? Әле генә мөселман кинофестивале булып үтте, анда бик матур фильм карадым. “Стихия любви” дип атала. Шушы фильм күпхатынлылык турында иде. Бәлки, кемгәдер матди ягын тәэмин итү авыр булмас, ләкин аның күңел ягыннан, психологик яктан ул шулхәтле авыр нәрсә. Искәндәр Сираҗи. Андый нәрсә татар әдәбиятендә дә бар. Бу әйбер классик әдәбиятындә дә, бүгенге әдәбияттә дә чагылдырыла. Электән килгән әйбер. Сугышларда ирләр кырылудан килгән, гомумән ирләр җитмәүдән килгән. Бүгенге көндә андый ихтыяҗ татарда бар микән? Илсөяр Ихсанова. Бар, хатын-кыз буларак әйтәм. Танышларым арасында ялгыз хатыннар, никах белән, никахсыз яшәүчеләр бар. Мин моны хупламыйм. Шул ук вакытта аларны гаепләмим дә. Ләкин бүген безнең җәмгыятьтә андый ихтыяҗ бар. Саша Долгов. Сөяркә тоту – күпхатынлыкмы, бозыклыкмы? Тимергали хәзрәт Юлдашев. Бу мәсьәләдә кеше уйларга тиеш, Алла Тәгаләнең иң яратмаган нәрсә, әмма рөхсәт ителгән, талак, дигән. Авылларда икенче, өченче хатын турында сорасаң, “юк, юк, нәрсә сөйлисең” дигән җавапларны ишетергә туры килә. Кеше мондый әйбергә әле әзер түгел. Әгәр дә сөяркә булса, алар авылның бер башыннан икенче башына йөриләр. Хатынына ирең сөяркә янына Тимергали хәзрәт Юлдашев йөри дип әйтсәң, беләм инде, ияртеп кенә алып кайтмасын, диләр. Тимергали хәзрәт Юлдашев Саша Долгов. Илсөяр ханым, көндәш белән тора алыр идегезме? Илсөяр Ихсанова. Бу сорауны миңа егерме ел элек бирсәгез, мин яшьлек максимализмы белән “юк, бер кайчан да” дип әйткән булыр идем. Дөнья күргәч, бу сорауга кискен итеп “юк” дип әйтмим. Дөньяда төрле хәлләр була. Мәсәлән, ирем өйгә кайтып “минем башка хатыннан балам бар”, дисә, мин ул баланы ничек кабул итмим инде? Искәндәр Сираҗи. Миңа калса, без бераз кычытмаган җирне кашыйбыз. Безнең җәмгыятьтә ир-ат күптән күпхатынлыкка әзер. Мин белгән 70% кешеләрнең сөяркәсе бар. Бу шул әзерлекнең бер өлеше. Кайберләренең сөяркәләре инде берничә еллар бар. Хатын-кыз ирнең сөяркәсе бар дип сизәргә тиеш. Күпхатылылыкка әле безнең хатын-кызлар әзер түгелдер. Әгәр дә ир-ат рәсми рәвештә ике-өч хатынга өйләнгән булса, аның сулга чабарга мөмкинчелеге калмас иде. Мәсәлән, билгеле кешеләрнең кичне кайсы адреста уздыруын хатыннары беләләр. Әмма бөтенесен бер түбә астына җыю мөмкин түгелдер. Шул кеше “хатыннарына” фатир алып бирә, берсенә банкта счет ача, икенчесенә... Димәк вәзгыятьтән чыгу юллары кануни расланмаса да, аннан чыгу юллары бик күп.

Илсөяр Ихсанова.

Сөяркә белән хатын арасында бик зур аерма бар. Миңа калса, хатын-кызлар моңа әзер түгел. Ир-атлар да әзер түгел әле. Алар бер сөяркәдән икенче сөяркәгә йөрергә әзер, ләкин күпхатын ала алмыйлар. Сез әйткән әйберләргә, ир-атлар сөяркәләренә фатир ала, счет ача дигән нәрсәләргә мин ышанмыйм. Безнең ир-атлар соңгы вакытта бик вакланды. Милли, матбугат мәсьәләсендә сөйләшергә, таянырга ирләр юк.

Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Әле ислам дине күтәрелеп кенә килә, ирек һаман бирмиләр. Иркенләп динебезне тота алмыйбыз барыбер. Андый вакытта күпхатынлык турында әйтәсе дә юк.

Azatliq.org 

Азатлык радиосы

Просмотров: 2323 | Добавил: ALI | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
1
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Октябрь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Архив записей
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 106
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Друзья сайта
Мини-чат