Главная » 2009 » Апрель » 24 » Яшь каләм осталары.
20:08
Яшь каләм осталары.

Һәр мизгелдә һич иренми белем эстә.

Киләчәкне рәүшан итү безнең өстә. (Г. Тукай)

24 апрель көнне 11 сәгатьтә Татар дәүләт гуманитар-педагогика универститетында “Илһамлы каләм” дип исемләнгән әдәби әсәрләр конкурсына йомгаклау тантанасы булды. Монда Татарстан Респубикасының гомуми белем бирү мәктәпләренең 9-11 класс укучылары катнашты. Ике турдан торган бу конкурсның беренче турында 175 кеше катнашып, шуларның 89 икенче турга узган. Конкурсны 2008 нче елның 25 декабрендә универстет белән берлектә Язучылар Советы берлеге игълан иткән.Конкурсның беренче өлешендә икенче турга узган укучыларны бүләкләү булды. Аннары исә конкурста номинацияләр буенча җиңгән укучылар бүләкләнде. Укучыларбыз җиңгән номинацияләр түбәндәгеләр: “Иҗади зәвык һәм сәнгатьлелек”, “Сюжет һәм хикәяләү үзенчәлекләре”, “Авторның үз стилен чагылдырган әсәр”, “Композицион осталык”, “Сюжет”. Һәм төрле жанрларда иҗат итеп, урыннарга ия булган конкурсантлар бүләкләнде. Публицистик жанрда язып 3 нче урынга ия булган Чаллы шәһәреннән 10 класс укучысы Закиров Ленар бүләкләнде. 2 нче урынга Аксубай районыннан 11 класс укчысы Вәлиева Лилия һәм 1 нче урынга Чүпрәледән 10 нчы класс укучысы Җәләлова Айгөл лаек булды. Драма әсәре буенча җиңүчеләр сәхнәгә чакырылды. Монда 3 че урын Чүпрәледән 11 класс укучысы Шәрәфетдинов Айбулатка, 2 нче урын Арчадан 10 класс укучысы Гобәйдуллина Чулпанга бирелде.Проза буенча иҗат итүчеләр арасында 3 нче урынга Биектаудан 10 класс укучысы Нуриева Алсу, 2 нче урынга Теләчедән 10 класс укучысы Гатауллина Ләйлә, 1 нче урынга Кказанның 155 нче мәктәбеннән Ибраһимова Энҗе лаек булды. Һәм, ниһаять, ахыргы жанрда иҗат иткән конкурсантлар арасыннан 3 нче урын Нурлаттан 9 класс укучысы Сафина Лилиягә, 2 нче урын Балтачтан 10 класс укучысы Гыймадиева Лилиягә, һәм 1 нче урын Аксубайдан 9 класс укучысы Камалова Алнурга бирелде. Ниһаять, дулкынландырган минутлар. Гран-прины иясенә Ренат Харис тапшырды. Ә бүләкнең хуҗасы – Теләче районыннан 11 класс укучысы Миннекәва Гөлнар. Рабит Батулла кызга үзенең истәлекле китабын бүләк итте. Жюри әгъзалары яшь каләм осталарына уңышлар, һәм киләчәктә сәләтләрен тагы да үстерүне теләп, педагогика универстетына кереп үзләренең белемнәрен арттырырга чакырып калды. PS. ТДГПУның “Яшьлек тавышы” газетасы чыгып килә. Һәм укучыларның яхшы дип табылган әсәрләре бу газетта урын алачак.

                                                                                                                                             Газизова Айсылу

                                                                                                                                               КДУ студенты

Просмотров: 1472 | Добавил: ALI | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
1
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Апрель 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Архив записей
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 106
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Друзья сайта
Мини-чат