Каталог файлов

Главная » Файлы » Мои файлы

Керим дисәң җәннәткә! Шигырь
18.12.2009, 23:00
Ахыйрәт дөньяның күген
Булсын дисәң син аяз,
Һич ялкаулынмый укы
Көн дә бишвакыт намаз.
Укы Сабах намазын
Таңда Кояш чыккачы.
Укы көн узәгендә
Иманың чыныкканчы
Икендене дә укы.
Куй беразга эшеңне,
Аллаһ сөя вакытында
Сәҗдә кылган кешене.
Ахшам, Ястү намазларын
Һич иренмичә үтә.
Кылган гөнаһларың өчен
Раббың тәүбәңне көтә.
Укы витр-ваҗибне,
Калдырып тор гәҗитне.
Укымыган көннәр өчен
Үкенер вакыт җитте.
Бу-фарыз намазлар булды,
Бар әле сөннәтләре
Болар тәкъва мөэминнәрнең
Өстәмә кыйммәтләре.
Керим дисәң, син әгәр дә,
Җәннәтнең нәгыйменә,
Укырга тырыш, кардәшем,
Намазның нәфелен дә.
Пәйгамбәребез мирасы,
Аллаһтан иңгән вөҗүт,
Нәрсә ул, дип сорасагыз -
Улдыр – намаз Тәһәҗҗуд.
Бар тагын намаз Ишракъ,
Укы син аны ешрак.
Духа намазын да укыр
Булса кеше тырышрак.
Укы намаз Әүвабин,
Артсын өчен савабың.
Мөнкир, Нәкир Фәрештәгә
Җиңел булыр җавабың.
Җәйләр җитеп,коры булса
Укы намаз Истиска,
Нигъмәт мул булыр кышка,
Аллаһ яңгырын җибәрер,
Шифа булыр уңышка.
Укы Хәүвеф намазын,
Килсә күкрәү авазы.
Зилзиләдән коткаралмас
Хәтта бәрәңге базың.
Имин йөрсен "КамАЗ”ың,
Укы сәфәр намазын.
Андый намаз барын белә
Шоферларның бик азы.
Бас шөкер намазына,
Риза булып азына.
Шөкер итмәгән бәндәләр
Хәттин ашып азына.
Югалса үрдәк-казың,
Укы Хәҗәт намазын.
Догаҗ ихластан кылынса,
Шәт, үтәлер ниязың.
Бер зур эшең уңсын өчен
Бардыр бик яхшы чара:
Һич икеләнмичә укы
Син намаз Истихарә.
Үлем фәрештәсе кинәт
Тотмас борың бугазың,
Зур гөнаһлардан үкенеп
Укы тәубә намазын.
Намазлардан башка эшем
Юкмы,диеп уйлама.
Гайре котылу чарасын
Табалмассың дөньяда.
Зур газаптан котылуның
Юктыр башка чарасы.
Бәндәләргә юл бер генә-
Ахыйрәткә барасы.
Категория: Мои файлы | Добавил: ALI
Просмотров: 2525 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
1
Форма входа
Категории раздела
Мои файлы [18]
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 106
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Друзья сайта
Мини-чат