Каталог файлов

Главная » Файлы » Мои файлы

Яшәргә өйрәнү Айсылу ГАЗИЗОВА
08.12.2009, 18:57

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе 1882 елда оештыры-лып, 1918 елда большевиклар тарафыннан ябылганчы эшләп килгән. Шул чорда мәдрәсәдә мәдәниятебезне үстерүгә зур өлеш керткән җәмәгать эшлеклеләре, мәгъ-рифәтчеләре укып чыккан. Алар арасында Г. Камал, С. Сәйдәшев, Г. Иб-раһимов, Б. Урманче һ. б. бар. Казан Югары «Мөхәммәдия» мөселман мәдрәсәсе – ислам дине гыйлемнәре укытыла торган уку йорты. Ул Галимҗан Баруди хәзрәтләре тарафыннан аның әтисе Мөхәммәтҗан ярдәме белән ачыла. әтисе хөрмәтенә Г. Баруди мәдрәсәгә «Мөхәммәдия» исеме бирә. Үзгәртеп кору башлангач ук татар зыялылары арасында «Мөхәммәдия» мә-дрәсәсен торгызу зарурлыгы турында сөйли башлыйлар. 1993 елда әлеге хыял чынга аша – беренче шәкертләр «Мөхәммәдия» бусагасын атлап керәләр. Әлеге уку йортында урта һәм югары белем бирү бүлекләре бар. Мәдрәсәне тәмамлаучылар ислам шәригате һәм гарәп теле, ислам фәннәре һәм әхлагы дигән белгечлек ала. Дәресләр нәкъ үзебезчә, татар телендә үтә. Дөрес, студентлар арасында татар телен начар белүчеләр дә бар. Ләкин алар тырыша, башкалардан калышмый, аңламаган әйберләре булса сорый. Иң мөһиме теләк бит. Берәү миннән: «Нигә рус телендә укытмыйлар икән?» – дип сорады. Минемчә, нәкъ татар телендә укытулары белән ул бик тә якын һәм кадерле. Татар халкы болай да бик авыр язмыш узган, кимсетелеп яшәгән. Хәтта белем алу өчен дә мөмкинлекләр булмаган. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә безнең мәшһүр зыялыларыбыз укып чыккан. Ул вакытларда мәдрәсәдә дини белемнәр белән беррәттән дөньяви гыйлемнәр дә бирелгән. Димәк, мәдрәсә татар халкының үзаңын үстерүдә, дөньяга карашын киңәйтүдә һәм динле, иманлы итеп тәрбияләүдә зур урын алып тора. Быел үземә дә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең ишекләрен ачып керергә насыйп булды. Дөресен әйтим, бу минем өчен бик мөһим иде. Иң беренче дәрестә мин үземдә сүз белән аңлатып бетерә алмаслык рәхәтлек тойдым. Төркемдәшләремнең бер-берсенә олы хөрмәт белән каравы, әйтерсең лә бер-берләрен күптәннән белгән кебек аралашулары, булышырга әзер торулары мине таң калдырды. Укытучыларның студентларга булган җылы мөнәсәбәте, аларның зур тырышлык куеп, сабырлык белән дәрес бирүләре, нәрсә генә булса да ярдәмгә әзер булып, кайсы гына очракта да хәлгә керүләре, дәрестән соң калып булса да укучыларын тыңларга әзер булулары, чыннан да, игътибарга, хөрмәткә лаек. Бу бинада бер өстәл янына берничәшәр студент утырып дәрес тыңласа да, беркайда да булмаган җылылык, күңел тынычлыгы, җан рәхәте хөкем сөрә. Мөгаен, бу хисләрне башка уку йорты биналарында тоеп булмыйдыр. Чөнки дәүләт уку йортларында төрле милләт, дин кешеләре укый. Аларның һәрберсенең дөньяга карашлары, фикер йөртү-ләре һәм яшәү рәвешләре төрле. Барыбызга да югары белем бирәләр. Кемдер төгәл фәннәр, кемдер гуманитар фәннәр буенча белгечлек алып чыга. Бу һичшиксез кирәк. Җәмгыятебездә үз эшләренең осталары һәм хезмәтләрен җиренә җиткереп эшли торган кешеләр булсын иде. Тик югары белем белән беррәттән дини белем, әхлак дәресләре дә зур урын алып тора. Шәхсән мин үзем: «Бу мәдрәсәдә укып нәрсәгә ирешәсез? Нинди файдасы бар?» – дип сораучыларга: «Монда безне дөрес яшәргә өйрәтәләр», – дип җавап бирер идем. Билгеле, без барыбыз да яшибез. Һәм кайберләребез шул «яши белүләре» белән масаерга да ярата. Янәсе, башкалар кем дә мин кем! Дөрес итеп яшәү бөтенләй башка. Барыбыз да шул юлдан атласак иде. Кызганычка, җәмгыятебездә дөрес булмаган фикерләр яши. Һәм аны үзгәртү бик кыен. Дин юлына кереп киткән кешеләр еш кына башкалар тарафыннан кабул ителә алмый. Бу бигрәк тә яшьләр арасында еш очрый. Көне-төне бергә булган, барлык күңел ачуларга да бергә йөргән дус кызлар арасында берсе, дин юлына басып, тормышына башка юнәлеш бирсә, иптәшләре моңа уңай карый алмый. Аллаһ кушканча яши башлаган иптәшләре аларга берәр сүз әйтсә, мәсәлән, төннәрен урамда йөрү кирәк түгел, эчәргә, тар-тырга ярамый, дия башласа, гомумән аралашудан туктаячаклар. Ә ти-рәннән карасак, кайсы дөрес икән соң?! Менә төнге сәгать 12. Ә урамда яшьләр авазы тынмый. Бер кыз бала кычкыра-кычкыра көлә. Хәтта югары катта торсам да ишетелә… Дин юлына басу, исламча яшәү ул – үз-үзебезне хөрмәт итү һәм үзебезне төрле куркынычлардан, бәла-казалардан саклау гына. Моның бернинди дә начарлыгы юк. Нигә яшьләр шуны аңларга теләми икән? Ә аннары берәр күңелсезлеккә юлыксалар, кемне гаепләргә? әйе, барысы да мәдрәсәләрдә укып кына югары әхлак булдыра ала һәм дөрес яшәү рәвеше алып бара димим әле мин. Тик күп нәрсә кешенең үзеннән тора. Һәм кайсы юлны сайлап, кайсы сукмактан атлавыбыз да бик мөһим. Без бу дөньяда кунаклар гына. Яшәгән саен узган елларга, үтелгән юлларга күз салганда үкенеп искә алырлык булмасын иде.

© Сентябрь 2009 Шахри Казан

Категория: Мои файлы | Добавил: ALI
Просмотров: 2624 | Загрузок: 0 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
1
Форма входа
Категории раздела
Мои файлы [18]
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 106
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Друзья сайта
Мини-чат