Каталог файлов

Главная » Файлы » Мои файлы

Закят
07.04.2009, 15:36
Нәрсә ул “Зәкәт”? Зәкәт- ул ислам терәкләренең берсе. Ул гади садака, яхшылык яки мәрхәмәт, кайберәүләр санга сукмаган хөкүмәт салымы да түгел. Зәкәт ул Аллаһтан җибәрелгән һәм мөселманнар тарафыннан бөтен җәмгыять мәнфәгатьләрендә үтәлә торган бурыч. Аллаһ Зәкәт хакында болай ди: “Намазларыгызны вакытында башкарыгыз һәм Зәкәт сәдакаларын вакытында түләгез”. (Коръән Тәфсире, 2:83). “Ул тәкъва мөэминнәр күрмичә күргән кеби Аллаһуга ышаналар. Һәм йөкләтелгән намазларны вакытында укыйлар, һәм Без биргән байлыктан сәдакалар бирәләр.”( Коръән Тәфсире, 2:3). Кемнәргә Зәкәт түләү фарыздыр? Балигълык яшенә җиткән, үз акылында һәм ирекле, шулай ук билгеле мөлкәткә ия булган мөселманнар әлеге мөлкәтнең күләме билгеле бер минимумны (Нисабны) тәшкил иткән очракта Зәкәт түләргә тиешләр. Нисаб – (Зәкәт салынучы минимум) 13.09.06 көненә нисаб күләме 43 087,88 сумны тәшкил итә ( Россия Федирациянын Үзә Банк курсы буенча 13.09.06 көненә 1 грамм алтын 510,52 сумга тигез). Зәкәт төрләре. 1.Түбәндә саналган мөлкәт төрләреннән Зәкәт түләү фарыздыр: 1.1. Барлык акча берәмлекләреннән, һәрбер 84,8 грамм алтыннан (бизәнү әйберсе яки чимал булса да) яки шушы алтын күләменә тигез булган акча суммасыннан. 1.2. Сәүдә әйләнешендә һәм керем алу чыганагы булган товарлардан. Ел тәмамлануга һәрбер мөселман үзендә булган товарларны бәяләргә һәм, әгәр аларның гомуми бәясе Нисабны тәшкил итә яки аннан артып китә икән, товарлар бәясенең 2,5 % акчалата түләргә тиеш (күпләп сатып алу бәясе буенча, керемне дә кушып). Югарыда саналган мөлкәттән Зәкәт түләү өчен киләсе шартлар үтәлергә тиеш: - Нисабны тәшкил итүче сумма барлыкка килү моментыннан тулы бер ел (ай календаре буенча 354 көн) вакыт үтәргә; - Әгәр ел дәвамында кимесә дә, мөлкәт Зәкәт түләү моментында Нисабка тигез яки аннан артык булырга тиеш. Әлеге шартлар үтәлгән очракта гына мөлкәтнең гомуми суммасыннан 2,5 % Зәкәт түләнә. 1.3. Барлык җыелган уңыштан. Күктән су белән сугарылган (яңгыр, чишмә) очракта уңышның 1/10 өлеше, үзлектән су сибелгән вакытта 1/20 өлеше алына. Уңыш җыеп алынганнан соң ук, Зәкәт уңышның үзе белән яки акчалата түләнергә мөмкин. 1.4. Маллардан: сыер, сарык, кәҗә, дөя. Зәкәт салынучы сыерлар саны минимумы – 30 баш, алар арасыннан бер үгез яки сыер алына. Зәкәт салынучы сарыклар саны минимумы – 40 баш, алар арасыннан бер сарык алына. Зәкәт салынучы дөяләр саны минимумы – 5 баш, алар арасыннан бер дөя алына. (Әгәр алар елның күпчелек өлешен көтүлектә үткәрсәләр.) 1.5. Керем китерүче күчемсез милектән. Әгәр күчемсез милек китергән керем Нисабны тәшкил итсә, эшне алып бару чыгымнарын искә алганнан соң, керемнең 2,5 % түләнә. 2. Фитр Зәкәте. Фитр Зәкәте – Зәкәтнең мәҗбүри төре. Әлеге “Фитр” сәдакасын ураза аеның соңгы көнендә кояш баеганнан соң, бәйрәм намазы укылганга кадәр тапшыру яхшы санала. Күпчелек галимнәр фикеренчә, бәйрәм көненә үзен һәм гаиләсен азык-төлек һәм барлык тормыш кирәк-яраклары белән тәэмин иткән, шуның белән бергә Фитр Зәкәте түләрлек мөмкинлеге калган һәркем өчен ул мәҗбүри санала. Фитр Зәкәте олылар өчен дә, балалар өчен фарыздыр. Гаилә башлыгы үзе һәм аның тарафыннан матди яктан тәэмин ителүчеләрнең барысы өчен түләргә тиеш. Фитр Зәкәте Шәригатъ кануннары белән билгеләнгән азык-төлек күләмендә (3260 грамм) яки аның акчалата эквиваленты (ТР буенча 2004 елга ул унбиш сум тәшкил итте) түләнә. Ел саен Фитр Зәкәтенең төгәл күләме Диния Нәзарәтендә раслана. Фитр Зәкәте турындагы кануннарның акыллылыгы Ибн Габбас тарафыннан җиткерелгән киләсе хәдистә аңлатыла: “Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) түләүне ураза тотучыларны үзләре тарафыннан әйтелгән артык сүзләрдән, дорфалыклардан арындыру һәм шулай ук мохтаҗларны туендыру (хәсрәтен уртаклашу, ярдәм) өчен Фитр Зәкәтен фарыз иткән.” Нәрсәдән Зәкәт түләнми? Шәхси милектән (квартира, машина, оргтехника һ.б.), шулай ук энҗе ташлар, яхонт, хризалит һ.б. кебек асыл ташлардан, алар сату өчен һәм хезмәт коралы буларак кулланылмаганда Зәкәт түләнми. Димәк, Зәкәт түләү өчен гомүми сумманы санаганда 1.1. һәм 1.2. пунктлары буенча исәпләнгән (акча, товар) еллык керемнән шәхси милек сатып алу һәм гаиләгә тотылган чыгымнарны алып ташларга кирәк. Зәкәт (2,5 %) калган суммадан гына түләнә. Күчемсез милектән Зәкәт аерым, 2,5 % күләмендә түләнә. Зәкәт җыюга хокук. Татарстан Җөмһүрияте территориясендә Зәкәт җыю һәм тарату эше белән Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния Нәзарәте карамагындагы “Идел-Хаҗ хәйрия фондының Зәкәт җыю эшләре буенча Комитет” дип исемләнгән рәсми орган шөгыльләнә. Зәкәт җыю эшен шулай ук махсус белемле, Фонд һәм ТР Диния Нәзарәте каршында аккредитация үткән Зәкәт җыючылар – белгечләр башкарырга мөмкин. Җыелган Зәкәтне куллану Диния Нәзарәте тарафыннан билгеләнгән киңәшмәнең карарлары буенча таратыла, ә аның нәтиҗәләре интернетта (www.e-islam.ru) һәм бүтән мәгълүмат чараларында дөнья күрә.
Автор-төзүче Габдрахман хәзрәт Наумов Кулланган әдәбият: “Зәкәт” Сөләйман хәзрәт Зариф РИУ 2001 Зәкәтне аңлау “Зәкәт фикхы” Йосыф Кардави 7 нче басма 2002 Зәкәтне куллану юнәлешләре: 1. Тормыш өчен акча табу мөмкинлекләре булмаган ярлы мөселманнарга: ятимнәр, тол хатыннар, эшсез калган кешеләр. 2. Яшәү өчен иң кирәкле әйберләре дә булмаган мохтаҗ мөселманнарга. 3. Зәкәт җыю һәм тарату белән шөгыльләнүче мөселманнарга. 4. Мөселманлыкка яңа гына килгән, дингә якын яки әлегә диннән ераграк булганнарга. 5. Коллыкка һәм әсирлеккә төшкән мөселманнарны сатып алуга. 6. Бурычлы мөселманнарны төрле шартлар нәтиҗәсендә туган (табигый һәлакәтләр, аварияләр, авырулар, гаилә чыгымнары, өйләнү, яшәү өчен зарури булган элементар торак сатып алу) бәйлелекләреннән азат итү өчен. 7. Аллаһ юлында йөрүче, Исламны өйрәнүче, бу өлкәдә тикшеренүләр алып баручы һәм Исламны таратучы мөселманнарга. Әлеге дотация аларның чыгымнарын каплауга һәм эшләрен дәвам итүгә ярдәм буларак юнәлдерелгән. 8. Чит җирләрдә авырлыклар кичерүче, ярдәмгә мохтаҗ булган мосафир мөселманнарга. Туган илендә мөлкәте булып та, чит җирдә мохтаҗлык күрүче юлчы күздә тотыла.
Категория: Мои файлы | Добавил: ALI
Просмотров: 1790 | Загрузок: 0 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
1
Форма входа
Категории раздела
Мои файлы [18]
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 106
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Друзья сайта
Мини-чат